Кукмарада төзәтү эшләреннән соң Үзәк китапханә ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев һәм Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев катнашты.
"Бүгенге вакыйга Кукмара халкы өчен генә түгел, республикада яшәүчеләр өчен дә чыннан да зур бәйрәм. Заманча китапханә ачу-бу зур хезмәт нәтиҗәсе. Агымдагы ел яңа мәдәният объектларын ачу вакыйгаларына бай булды: күптән түгел ТР Милли китапханәсе яңа һәм заманча бинага күчте. Авыл җирлекләрендә дә без милли программаларны тормышка ашыруны дәвам итәбез-китапханәләр ачабыз, авыл мәдәният йортларын яңарту эшен дәвам итәбез",- дип билгеләп үтте ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов.
Үзәк район китапханәсе бинасында ике китапханә урнашкан: Үзәк район һәм Үзәк балалар китапханәсе. Алар Татарстан Республикасы Кукмара шәһәре һәм Кукмара муниципаль районы халкына хезмәт күрсәтәләр.
Кукмара үзәк китапханәсендә 5 клуб: «Яшьтәш» яшүсмерләр клубы, сәламәтлекләре чикләнгән яшүсмерләр өчен «Инешкәй» клубы, өлкән буын кешеләре өчен «Сөембикә» клубы, «Замандаш» хатын-кызлар клубы һәм «Салават күпере» иҗат берләшмәсе эшли.
Үзәк балалар китапханәсендә шулай ук 4 клуб эшләп килә: 2010 елдан бирле «Тамчыкай» экология клубы, «Салават күпере» милләтара аралашу клубы, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Китапкай», урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Тамчы» театры үз эшен нәтиҗәле дәвам итә. Биредә даими рәвештә язучылар белән очрашулар, тематик кичәләр үткәрелә.
Район китапханәсенең китап фонды 52477 данә, балалар китапханәсендә 38517 данә тәшкил итә.
Капиталь ремонт барышында биредә җылыту системасы, тәрәзәләр һәм электр системасы алыштырылды, яңа җиһазлар сатып алынды.
Китапханә заманча китапханәләрнең барлык таләпләрен исәпкә алып төзәтелде һәм җиһазландырылды. Укучыларга хезмәт күрсәтү, уку заллары, төрле чаралар үткәрү мәйданчыгы билгеләнде. Китапханәдә уку һәм иҗат итү өчен мәктәпкәчә яшьтәге балалар, шул исәптән өлкән яшьтәге кешеләргә дә уңайлыклар тудырылды. 50 кешелек заманча конференц-зал да бар.