Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры коллекциясенә яңа уен кораллары өстәлде

2013 елның 12 марты, сишәмбе

Берничә көн элек Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский Италиягә Эрик Блот остаханәсенә уен коралларының яңа партиясен алып кайтырга дип китте. 

Бу юлы Татарстан оркестры өчен 20 скрипка, 10 альт, 6 виолончель һәм 4 контрабас әзерләнгән. Барлык уен кораллары 17 – 19 гасырларда ясалган. Тыңлап караганнан соң  Сладковский Маркончини (Феррара)  1834 елда, Гальяно 1810 елда, Кальканус 1750 елда ясаган скрипкаларны һәм Австрия остасы Матиас Тир 1771 елда ясаган контрабасны сайлап алды.  Барлык уен кораллары бик яхшы сакланган.  

Сайлап алынган уен коралларына хәзер кәгазьләр рәсмиләштерелә һәм экспертиза уздырыла, шуннан соң алар Казанга озатылачак. Тамашачы аларның яңгырашын концерт сезоны тәмамланганчы ишетә алыр дип көтелә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International