5 – 7 апрельдә Казанда ХI Халыкара «Европа-Азия»фестивале узачак. Быел фестиваль үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә. Быелгы «Европа-Азия» 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына багышлана. Фестивальнең 8 концертында дөньяның 15 илендә иҗат ителгән музыка яңгыраячак, Швеция, Швейцария, Хорватия, Вьетнам, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан, Азәрбайҗан, Япония, Кытай һәм Россия музыкантлары катнашачак.
Мәгълүмат өчен: 238-39-10.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте