«МИР» кинотеатрында Татарстан кинематографиячеләре төшергән фильмнар күрсәтеләчәк

2013 елның 12 марты, сишәмбе

15 мартта 18 сәгатьтә  Илдар Ягәфәров, «Я-продакшн» студиясе Казанда метро төзелү турындагы документаль фильм һәм хәзерге гаиләдә эчке багланышларның өзелүе, традицияләрнең һәм милли мәдәниятнең югалуы турындагы новелла тәкъдим итә.

«ЮГАЛТУ»  дигән фильмда тормыш җилләре аерган өч ага-эненең әтиләрен эзләгәндә очрашуы тасвир ителә. Бу гади генә, әмма тормышчан вакыйга гаилә кыйммәтләрен күз карасыдай саклау, туган-тумача, кан-кардәшләр белән даими аралашу кирәклеге турында бәян итә.

«Сбойка сердец» фильмы Казан метросы тарихын БАМнан алып хәзерге Казан төзелешенә кадәр юл узган команда булдыру аша сурәтләп бирә.  

19 мартта 18 сәгатьтә Николай һәм Кузьма Морозовлар, «Иман»  студиясе Э.Насыйбуллинаның  «Заочница» дигән фильмын тәкъдим итә. Фильм рус һәм татар телләрендә, хәзерге җәмгыятьтә яшьләр тап булган кыенлыклар турында.

29 мартта Рабит Батулла һәм «Мәгариф өлкәсендә инновацион чишелешләр»  студиясе фильмнары тәкъдим ителә: 16.30 да “Күк капусы”  («Небесные врата») ; 18.10 сәгатьтә «Рудольф Нуриев» документаль очеркы. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International