Казанда «Абилимпикс» инвалид һәм мөмкинлекләре чикле затлар арасында һөнәри осталык буенча VI Милли чемпионатның республика этабы узачак

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

12 ноябрь көнне сәг 9:00 «Казан халык сәнгать кәсепчелек техникумы» нигезендә «Абилимпикс» мөмкинлекләре чикле һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча VI Милли чемпионатның республика этабының ачылышы тантанасы һәм ярышлар узачак.

Ярышлар «Ювелир эшләр», «Агачны кисеп ясау» компетенцияләре буенча узачак. Чемпионат таләпләре нигезендә ярышлар өчен мәйданчыклар җиһазландырылган. «Ювелир эшләр» компетенциясе ярышында катнашу өчен Казан халык сәнгать кәсепчелек техникумы һәм Чистай күппрофильле көллият укучылары теләк белдерде. Алар «студентлар” категориясендә көч сынашачак.

«Агачны кисеп ясау» компетенциясе ярышлары «мәктәп укучылары», «студентлар», «белгечләр» категорияләре буенча узачак. Бу компетенциядә Норлат мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьүсмерләр интернат-мәктәбе, Чистай күппрофильле көллияте, Бөгелмә төзелеш-техник көллияте, Казан халык сәнгать кәсепчелеге техникумы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты, җитештерү берләшмәләре белгечләре һәм укучылары катнаша.

Конкурсантларның хезмәтләре экспертлар тарафыннан бәяләнәчәк.

 

Белешмә
"Абилимпикс" - халыкара коммерцияле булмаган хәрәкәт, аның максаты-эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү һәм дөньяда һөнәри стандартларны гармонияләштерү юлы белән һөнәри белем бирүне үстерү.

Россия Халыкара «Абилимпикс» хәрәкәтенә 2014 елда кушыла, бу БМО конвенциясенең Инвалид хокуклары турындагы принципларын яклаучы социаль дәүләт буларак күрсәтергә мөмкинлек бирә. «Абилимпикс» бөтендөнья хәрәкәте Япониядә барлыкка килгән һәм 1972 елдан бирле инвалид кешеләр өчен һөнәри осталык бәйгеләренең бердәнбер системасы булып тора. Бүгенге көндә халыкара хәрәкәттә 46 ил катнаша.

Элемтәгә керү өчен телефон: 89276721718 Хөснуллина Ильмира Илдус кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International