Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе Универсиадага багышланган «UNIFEST-2013» фестивале кысаларында концертлар бирүен дәвам итә.
12 мартта 18.30да С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ сәхнәсендә “Заманча көйләр” дип аталган концерт булачак
Казан дәүләт консерваториясенең Татарстанның Атказанган артисты Гүзәл Мөхәммәтдинова җитәкчелегендәге Халык уен кораллары оркестры башкаруында күпчелек тамашачыга артык таныш булмаган композиторлар әсәрләре белән беррәттән, танго жанрына яңа сулыш өргән мәшһүр Аргентина композиторы Астор Пьяццолла иҗат иткән көйләр дә яңгыраячак.
Концертта Россиянең халык артисты Фридрих Липс катнашачак.
Элемтәгә керү өчен телефон: +79503140067.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте