Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында уздырыла торган “Без Россия гражданнары” республика иҗади конкурсына заявкалар кабул итү дәвам итә.
Конкурста катнашырга Татарстан Республикасында яшәүче 7 яшьтән 30 яшькәчә физик мөмкинлекләре чикләнгән (инвалидлыкның барлык категорияләре) балалар һәм яшьләр чакырыла.
Конкурс физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның һәм яшьләрнең гражданлык-хокукый һәм сәяси культурасын күтәрү максатларында уздырыла.
Конкурс Нигезләмәсе белән Татарстан Республикасы Үзәк Сайлау комиссиясе сайтында http://izbirkom.tatarstan.ru/ һәм Республика сукырлар өчен махсус китапханә сайтында http://rsbsrt.ucoz.ru/ "Конкурслар" бүлегендә танышырга мөмкин.
Төгәлрәк мәгълүматны 8(843) 560-50-12, 89033438746 телефонына шалтыратып алырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте