10 мартта 15.00 дә «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында турыдан-туры эфирда Татарстан Республикасында китапханә эшенә багышланган «Мәдәният дөньясында» тапшыруы булды.
Телевизион тапшыруда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасының Халык шагыйре Разил Вәлиев, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының муниципаль мәдәният учреждениеләре белән үзара хезмәттәшлек һәм халык иҗатына ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Раилә Гатауллина, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры Наил Камбиев, язучы Марат Кәбиров, шагыйрә Луиза Янсуар, республика китапханәләре һәм муниципаль китапханәләр вәкилләре катнашты.
Очрашуда китапханәләрнең хәзерге хәле һәм киләчәктә үсеш мөмкинлекләре, “2009–2014 елларга һәм 2020 елга кадәр перспективага Татарстан Республикасында китапханә эшен үстерү” озак вакытка исәпләнгән максатчан программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сүз барды. Анда катнашучылар тамашачыларның күп сорауларына җавап бирделәр.
Тапшыру 14 мартта сәгать 7дә “Татарстан– Яңа Гасыр” каналында кабатлап күрсәтеләчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте