Казанда "Бөек Екатерина. Россия империясенең алтын гасыры" күргәзмәсе ачылды

2020 елның 6 ноябре, җомга

Күргәзмә ачылыр алдыннан, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм «Казан Кремле» Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы» дәүләт бюджет учреждениясе директоры Айрат Сибагатуллин катнашында матбугат конференциясе булып узды. "Казанга 555 экспонат китерелде, шуларның утызы әлеге күргәзмә өчен махсус реставрацияләнде. Ә 25 экспонат бу күргәзмәдә беренче тапкыр күрсәтелә"-дип билгеләп үтте ул.

Тантанада күрсәтелгән видеосәламләү барышында: "Бу- бик матур, гыйбрәтле һәм әхлакый күргәзмә, бу милләтләрнең татулык билгесе, моңа бернинди пандемия да чик куя алмый", - диде Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский.

Күргәзмә экспозициясе Екатерина ІІ дәүләт җитәкчесе буларак шәхес, аның Сарайдагы тормышы һәм гаиләсе турында сөйли.

Күргәзмә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә 2021 елның 11 апреленә кадәр дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International