12 мартта кичке сәгать 4тә Заманча сәнгать галереясендә (Татарстан Республикасы Дәүләт Сынлы сәнгать музее филиалы) “Спорт – син үзең бер дөнья!” дип аталган Бөтенроссия сәнгать күргәзмәсен ачу чарасы узачак. Анда илебезнең Әстерхан, Владимир, Воронеж, Иваново, Ишембай, Казан, Калуга, Кострома, Курск, Омск, Пенза, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Нижневартовск, Ростов-на-Дону, Рязань һәм Ярославль кебек төрле шәһәрләр рәссамнары эшләре тәкъдим ителә.
Күргәзмәдә 200дән артык эш куелачак. Татарстан сынлы сәнгате А. Абызгилдин, В. Выборнов, З. Гыймаев, Е. Голубцов, А. Дорофеев, М. Кузнецов, А. Лопаткин, В. Пискарев, И. Самакаев һәм башка осталар эшләре аша күрсәтеләчәк.
Күргәзмә 12 марттан 12 майгача Заманча сәнгать галереясендә (К. Маркс урамы, 57) уза.
Элемтәгә керү өчен: PR-служба ГМИИ РТ 238-43-27, 236-69-31, PR-museum@ya.ru.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте