ТР Милли музее казанлыларны "Сәнгать төне"нә җыйды

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

3 ноябрьдә Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиаллары Бөтенроссия «Сәнгать төне» акциясендә катнаштылар. Быел чаралар музейларда да, онлайн-форматта да узды.

Татарстан Республикасы Милли музеенда балалар өчен махсус көндезге программа әзерләнде.«Һөнәрчеләр бистәсе» музей-белем бирү үзәгендә балчык эшләнмәләр, бакыр асмалар, татар бизәкләре ясау, тукымага эз төшерү,кәгазьдән үрү буенча мавыктыргыч мастер-класслар уздырылды. Күренекле композитор Салих Сәйдәшев тормышына һәм иҗатына багышланган интерактив программа үткәрелде.Чараны Гүзәл Вәлиеваның,вокал осталыгы мәктәбе тәрбияләнүчеләре «Балачакның тылсымлы дөньясы» дип исемләнгән концерт чыгышы белән бизәделәр.

Музей кинотеатрына килүчеләр «Эш моменты» («Рабочий момент»), Е.Ермолинаның «Гөлнәзек – дивлар җиңүчесе», Д. Абдрашитованың «Асия», М.Куликовның «Тише» һәм А. Ширмановның «Июнь ахырында таң атканда»кебек кыска метражлыфильмнарны үз эченә алган«Кире», «Балалар альманахы» фильмнарынкүрә алдылар.Фильмнар Казанда РФ Президенты грантлары фонды ярдәмендә «Кино вакыты» дирекциясе тарафыннан гамәлгә куелган кинематография өлкәсендәге I төбәкара «Алтын тәлинкә» («Золотая тарелка») премиясе каталогыннан бирелде.Балалар программасы «Татармультфильм» студиясе мультфильмнары – «Мирас Угы-2», «Татарстан гасыры-3» һәм «Сабантуй» мультфильмнарын күрсәтү белән төгәлләнде.

Саәгать 16.00 да музей кунаклары өчен «Тарих белән бергә-бер» исемле иммерсивэкскурсия үткәрелде; андагы һәр вакыйга – яңа персонажлы яңа тарих. Бөек шәхесләрнең тарихы һәм күп төрле вакыйгалар әйләнеше бер генә катнашучыны да битараф калдырмады.

Социаль челтәрләрдә музей битләренә керүче балалар өчен онлайн форматта мастер-класслар, музей дәресләре үтте.Тарих сөючеләргә «Казан ягы: воеводалык-губерния» дигән тематик онлайн – экскурсиясе күрсәтелде, аны фәнни реконструкция бүлеге мөдире Владислав Хабаров алып барды. Эрудитлар  өчен «Идел юлы: варяглардан персларга» дигән онлайн-уен узды. Онлайн программаны Казанның «Минхаузен» кавер-төркеменең «Листья жгут» дигән акустик концерты төгәлләде.

Татарстан Республикасы Милли музее филиалларында шулай ук иҗади һәм бай эчтәлекле программа узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International