10 ноябрьдә тамашачыларны "Төлке һәм йөзем" исемле үзенчәлекле спектакле көтә
10 ноябрьдә яшь тамашачылар театрында «Төлке һәм йөзем» спектакле күрсәтеләчәк, ә аннан соң Татарстан Республикасының халык артисты Роман Владимирович Ерыгинның юбилей кичәсе булачак.
Роман Владимирович 30 елдан артык Казан яшь тамашачылар театрында хезмәт итә, талантлы артист юбилей кичәсен театр сәхнәсендә «Төлке һәм йөзем» спектакленнән соң билгеләп үтә һәм тамашачыларны бәйрәменә көтеп кала. Кичә 18сәг 30 мин башлана.
Роман Владимирович Ерыгин 1960 елның 9 ноябрендә Курск шәһәрендә туа. 1976 елда Курск өлкәсе драма театры каршындагы студиягә укырга керә, 1981 елда Курск педагогия институтын тәмамлый һәм 1983 елдан 1988 елга кадәр А.С.Пушкин исемендәге Курск театры актеры булып эшли. 1988-1989 елларда И. С.Тургенев исемендәге Орел драма театрында хезмәт итә. 1989 елдан бирле Казан яшь тамашачылар театры актеры. Татарстан Республикасының халык артисты (2002ел).
Өстәмә мәгълүмат алу һәм массакүләм мәгълүмат чараларына аккредитация узу өчен телефон +7 9625586514 (Валерия), e-mail: tuz-press@kazan-tuz.ru