Яшьләр дипломатиясе академиясенә нигез салучы һәм Татарстан Республикасында туризмны үстерү Үзәге генераль директоры Дилбәр Садыйкова (Visit Tatarstan офисы) «Халыкара хезмәттәшлек лидерлары» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды.
Конкурсның беренче этабы читтән торып катнашу форматында узды, аның нәтиҗәләре буенча Россиядан 50 финалист билгеләнде.
Икенче этап Мәскәүдә узды. Конкурста финалистлар халык дипломатиясе һәм цифрлы коммуникациялар өлкәсендә проектларын тәкъдир иттеләр. Катнашучылар һәм эксперт жюри әгъзаларының тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Татарстан вәкиле тәкъдим иткән проект конкурста җиңеп чыкты.
Дилбәр Садыйкова проекты Халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерү буенча регионнарга системалы ярдәм күрсәтү өчен берләшмә булдыруга юнәлтелгән. Проект нигезенең мәгариф, мәдәният һәм коммуникацияларның заманча формалары иң мөһим өлешләрен тәшкил итә. Конкурс нәтиҗәләре буенча проектны алга таба гамәлгә ашырырга карар кылына .
Конкурс Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы ярдәме белән яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, Россия Федерациясе фән һәм югары белем министрлыгы, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Дипломатик академиясе, А.М. Горчаков исемендәге халык дипломатиясе ярдәм Фонды һәм БРИКС тикшеренүләр буенча Милли комитет ярдәме белән үткәрелә.
Дилбәр Садыйкованы Бөтенроссия конкурсында лаеклы җиңүе белән тәбриклибез. Бу казаныш, һичшиксез, Республиканың абруен арттыруга тагын бер омтылыш һәм Татарстан яшьләренә фикерләрне тормышка ашыру өчен рухландыручы бер үрнәк булып тора.
Халыкара хезмәттәшлек лидерына география буенча бөтен Россияне колачлый алырлык проектны уңышлы тормышка ашыруын телибез. Бүгенге көндә актуаль булган әлеге эшчәнлектә алга таба да нәтиҗәле адымнар һәм Россия яшьләре өчен төрле өлкәләрдә стратегик, чын-чынлап кызыклы, һөнәри һәм иҗади максатларга ирешү теләкләрен җиткерәбез.