Татарстанга «Император маршруты» бренд билгесен кулланырга мөмкинлек бирүче лицензион килешү имзаланды. Килешү, бүгенге көндә Казанда барган Елисаветин-Сергиев укулары кысаларында, «Елисаветин-Сергиев агарту җәмгыяте» хәйрия һәм шәфкатьлелек традицияләрен торгызуга ярдәм күрсәтү Фонды һәм Татарстан Республикасының туризм дәүләт комитеты арасында төзелде.
Россиядә форум 23нче тапкыр үткәрелә һәм «Романовлар Император Йорты вәкилләренең хаҗ кылулары һәм сәяхәтләре» дип исемләнгән Төбәкара фәнни конференциянең бер өлеше булып тора. Традицион рәвештә укулар ике сессиягә бүленгән — аның берсе Мәскәүдә, ә икенчесе — Бөек Княгиня Елизавета Федоровнаның тормышы һәм эшчәнлегенә бәйле урыннарда үткәрелә.
Казан «Император маршруты»нда мөһим нокта булып тора: Бөек Княгиня Елизавета Федоровна Казан губернасында берничә тапкыр булган. Аның тырышлыгы белән Изге Богородица Раштуасы хакына Казан-Богородица монастырендә Изге Ана иконасы урнашкан урында мәгарә чиркәү-часовнясы төзекләндерелгән. Проект белән архитектор А.В. Щусев шөгыльләнгән. Бөек Княгиня фикеренчә, әлеге гыйбадәтханә православие «мәгарәләрен» һәм Чудов монастырендә аның мәрхүм тормыш иптәше – Бөек Князь Сергей Александровичның ятуын хәтерләтергә тиеш булган.
Чиркәү-часовняны изгеләндерү Россия өчен истәлекле елда Романовлар Император Йортының 300 еллыгына багышланды. XXIII Елисаветин-Сергиев укуларының II сессиясе быел Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән т. Изге Богородица Раштуасы чиркәвендә гыйбадәт кылудан башланды.