Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына 87 яшь

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

6 ноябрь – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының туган көне –  87 яшь!

16:30 сәгатьтә, театр фойесында “Үткән юлың данлы, театр!” дип исемләнгән чара узачак. Артистлар һәм Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестр төрле истәлекләр аша тамашачыларны театрның данлы үткәне һәм бүгенгесе белән таныштырачак;

17:00 сәгатьтә, Кәрим Тинчуринның легендар “Сүнгән йолдызлар” спектакле;

Антракт вакытында, тамашачылар өчен «Безгә 87!» дип исемләнгән кызыклы викторина үткәреләчәк.

Болардан тыш, әлеге истәлекле көндә Тинчурин театрын сөюче тамашачыларны бик күп бүләкләр көтә!

Очрашу урыны – Тинчурин театры!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International