Габдулла Тукайның әдәби музеенда «Халкым диеп янган йөрәк...» исемле әдәби-музыкаль кичәгә үткәрелә

2013 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Габдулла Тукай әдәби музее 2013 елның 15 мартында 14.00 сәгатьтә күренекле татар журналисты һәм нашире Камил Мотыйгыйның тууына 130 ел тулуга багышланган «Халкым диеп янган йөрәк...» исемле әдәби-музыкаль кичәгә чакыра.

Г.Тукай әдәби музееның эшчәнлегендә шагыйрьнең замандашлары һәм фикердәшләренең тормышы, иҗаты турында мәгълүматларны халыкка җиткерүгә зур игътибар бирелә. Булачак шагыйрьнең шәхес буларак формалашуына зур йогынты ясаган кешеләрнең берсе – Камил Мотыйгый. Г.Тукай музее экспозициясендә аның турында сөйли торган экспонатлар куелган. Тамашачыларның игътибарын К.Мотыйгый кабинетының шартлы интерьеры җәлеп итә. Аның кулъязмалары, китаплары, фотосурәтләре, шулай ук, тавышы язылган граммофон тәлинкәләре ТР Милли музее фондында саклана. Әдәби-музыкаль кичә барышында шул язмаларның кайберләре яңгыраячак.

Чарага Камил Мотыйгыйның туганнары, Төхфәтуллиннар гаиләсенең тарихын өйрәнүче галимнәр – Фәрит Яхин, Фоат Галимуллин, музыкаль критик Мәхмүт Нигъмәтҗанов, язучы Лирон Хәмидуллин, танылган җырчы Эмиль Җәләлетдинов чакырылган.

Бу көнне музейда Камил Мотыйгыйның шәхси әйберләреннән, аның кулъязмалары һәм гаилә фоторәсемнәреннән төзелгән күргәзмә эшләячәк.

Мәгълүмат өчен: 293-17-66, 293-17-50, httр://www.tatar.museum.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International