Чаллы татар драма театрында «Ком ял итми» премьерасына трейлер чыгарды. Спектакль япон язучысы Кобо Абэның «Комлыктагы ханым» романына нигезләнеп чыгарылган.
Трейлер ком анимациясе техникасын кулланып ясалган
Вакыт исәпләнми торган 100 минут вәгъдә итәләр килгән тамашачыларга. Яңа
Исегезгә төшереп үтәбез, бу драманы сәхнәгә кую проекты Татарстанның театраль эшлеклеләре берлеге тарафыннан уздырылган грантлар бәйгесенең җиңүчеләре исәбенә кереп, 250 мең сум белән бүләкләнгән иде. Авторы – Чаллыда яшәп иҗат итүче драматург Равил Сабыр. Ул бу әсәре бәлән «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә «Проза әсәренә иң яхшы инсценировка» номинациясендә җиңү яулады. Режиссер - Альберт Гаффаров.
Спектакльнең премьерасы көннәре 15 һәм 17 мартка билгеләнгән.