14 мартта Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Зур юл» дип аталган концерт булачак

2013 елның 6 марты, чәршәмбе

14 мартта 18.00 дә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә  профессор Анатолий  Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт рус халык уен кораллары оркестры һәм  баритон тавышлы, Петербургтан килгән җырчы  Сергей Зыков катнашында  «Зур юл» дип аталган концерт булачак.  Концертта артистлар әле яңарак кына сатып алынган эксклюзив уен коралларында уйнаячаклар.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International