Бүген арабыздан Татарстанның халык артисты, күренекле педагог, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле хормейстеры Венера Гәрәева бакыйлыкка күчте. Хәбәрне Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчелеге раслады.
«Венера Хәсәновна хастаханәдә дәвалана иде. Шунда вафат булды», — диде аның дәүләт ансамблендә эшләүче хезмәттәшләре.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм ансамбль коллективы туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Венера Хәсән кызына 77 яшь иде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм ансамбль коллективы туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Хушлашу тантанасы 27 октябрьдә 8.30 сәгатьтә Татарстан урамы, 52 йорт адресы буенча (йорт ишегалдында) узачак.