Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр институты һәм Галиәсгар Камал исемендәге Академия театры студентлар кабул итә

2013 елның 5 марты, сишәмбе

Театр институты профессиональ театрлар өчен югары белемле артистлар һәм режиссерлар хәзерли. Уку актерлар өчен - 4 ел, режиссерлар өчен 5 ел дәвам итә. Гаризалар  15  июньнән 5  июльгә кадәр кабул ителә.

Керү өчен кирәкле документлар: гариза, урта белем турында таныклык, паспорт, хезмәт кенәгәсе, сәламәтлек турында белешмә, 3х4 см зурлыгындагы 6 фоторәсем.

Кабул итү имтиханнары: Рус теле (БДИ); Рус әдәбияты (БДИ); Белгечлек буенча сынау - өч әдәби әсәрне яттан уку (шигырь, мәсәл яки чәчмә әсәрдән өзек); җыр, бию, музыкаль әсәр башкару; Коллоквиум (әңгәмә).

Моннан тыш режиссерлык юнәлешенә укырга керүче абитуриентлар
Практик режиссура буенча өстәмә имтихан тапшырырга тиеш

Абитуриентларның татар телен белүләре мәҗбүри.  

1 марттан якшәмбе көннәрдә көндезге сәгать 11 дән 1 гә кадәр Г.Камал театрында консультацияләр үткәрелә.

Кабул итү имтиханнары университетта уза.

Курс җитәкчесе – Фәрит Бикчәнтәев, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры.

Университетның адресы: 420059, Казан шәһәре, Оренбург тракты, 3
Тел. 277-59-17, 277-05-54 www.kazguki.ru

Театрның адресы: 420021, Казан, Татарстан урамы, 1нче йорт, тел. 293-06-38, 293-52-50 www.kamalteatr.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International