Балалар өчен «Без яраткан мультфильмнар!» бәйрәме үткәрелде

2013 елның 5 марты, сишәмбе

«Татаркино» Дәүләт учреждениесе башлангычы белән,  партнерыбыз «Юмор ФМ» радиосы ярдәмендә, «МИР» кинотеатрында  балалар һәм гаиләләр өчен «Без яраткан мультфильмнар!» дип исемләнгән бәйрәм узды.

Хәйриячелектә һәм «Доступная среда» программасында актив рәвештә катнашучы  «МИР» кинотеатры тамашачылар итеп реабилитацион үзәкләрдә тәрбияләнүче төркемнәрне чакырды. Балалар тәмле бәйрәмдә рәхәтләнеп  яшьтәшләре белән аралашты.

Шунысын да билгеләп үтергә кирәк, «МИР» кинотеатры килүчеләр санының заманча анимациясе сеансларына йөрүчеләр саныннан бер дә ким булмавын билгеләп үтә. Димәк, тамашачыларга «Безнең яраткан мультфильмнар» кирәк дигән сүз! Чаралар әле дәвам итә, март аеның һәр шимбәсендә, апрельдә тамашачылар «әкияттә кунакта» була ала, дип хәбәр итә «Татаркино»ның матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы Мәдәничт министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International