Халык шагыйре Фәнис Яруллинга 75 яшь тулуга багышланган хәтер кичәсе үтте

2013 елның 5 марты, сишәмбе

4 марттта Камал исемендәге академия театры сәхнәсендә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинга 75 яшь тулуга багышланган хәтер кичәсе үтте. Кичәнең үзәгендә шагыйрьнең тормыш юлдашы Нурсия ханым Яруллина идее.

Программада шагыйрьнең шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Хәтер кичәсенә шагыйрьнең истәлеген зурлап Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Татарстан Язучылары берлеге рәисе Рафис Корбан, Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин, язучылар, шагыйрьләр һәм аның укучылары килгән иде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министры матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International