Казанда Татарстанның һәм Удмуртиянең бию «брендлары» концерты була

2013 елның 4 марты, дүшәмбе

5 мартта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең милли фольклор коллективлары – Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән Удмурт Республикасы «Италмас» академия ансамбленең уртак концерты була. ”Дуслык күпере” дип аталган программа – Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбленең грандиоз проектының бер өлеше, аңа гастрольләр алмашу һәм Россиянең мәшһүр бию коллективлары белән уртак чыгышлар керә.  

Концерт  18.30 да башлана.

Хөрмәтле журналистлар! Сезне “Дуслык күпере” дип аталган концертка чакырабыз. 8 917 264 44 34 (Гөлназ Галиева), 8 927 240 00 17 (Руслан Шиһабетдинов) телефоннарына шалтыратып, shigabetdinov.pr@gmail.com электрон адресына язып аккредитация узарга мөмкин.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International