16 октябрьдә Илһам Шакиров каберенә таш куелачак

14 октябрь 2020 ел., чәршәмбе

Хөрмәтле журналистлар!

2020 елның 16 октябрендә (җомга, 13.00) татар халкының легендар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Алтын Аполлон» бүләге иясе  Илһам  Гыйльметдин улы Шакировның каберенә таш куела. Ташны  Суриков исемендәге сәнгать институтын тәмамлаган  талантлы скульптор Фәнил Вәлиуллин ясады. Җырчының кабере Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында төп аллеяда.

Легендар җырчы Илһам Шакировны искә алу, догалар уку белән үрелеп барачак  мәрасимдә күренекле дәүләт эшлеклеләре, Татар филармониясе артистлары һәм хезмәткәрләре, җырчының сәхнәдәшләре, театр артистлары, язучылар катнашуы көтелә.

Белешмә

Татар  музыка сәнгатенең үз вокал мәктәбен  булдырган иң күренекле вәкилләренең берсе Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә  Татарстанның хәзерге Тукай районы (элекке Вороршилов районы) Яңа Бүләк авылында туган. 2019 елның 16 гыйнварында Казанда бакыйлыкка күчте. Баритон тембрына ия җырчының халыкка мирас булып калган репертуарын  халык җырлары,  композиторлар әсәрләре, классик музыка җәүһәрләре, казах, үзбәк, әзәрбайҗан, каракалпак, башкорт халык музыкаль әсәрләре, үзе иҗат иткән җырлар тәшкил итә.

Илһам Шакиров 1960 елда  Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли башлый. 1992 – 2012 елларда филармониянең сәнгать җитәкчесе була. Җырчы татар музыка сәнгатен үстерү, татар сәхнәсенә лаеклы алмаш тәрбияләү юнәлешендә зур хезмәт куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International