2020 елның 23 – 26 октябрендә Казанда («Регина Петровский» отеле) Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләрендә Мәдәният волонтерлары координаторларын укытуга, шулай ук Татарстан Республикасында муниципаль бүлекләрне формалаштыруга юнәлдерелгән «МКМ: Яшьләр мәдәният менеджменты» форумы узачак.
Форумны оештыручылар - «АВЦ мәдәният волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәтенең региональ бүлекчәсе, Татарстан Республикасы иреклеләр үзәге, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «мин-ДоброТворец» АКБО белән берлектә, «Россия Мәдәният фонды»гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасы ярдәме белән.
"МКМ: Яшьләр мәдәният менеджменты" форумы Татарстан Республикасы муниципалитетларында инициативалы төркемнәр булдыруга, хәрәкәт координаторларының дәүләт органнары, мәдәният учреждениеләре һәм партнерлар белән үзара хезмәттәшлеге күнекмәләренә, билгеле бер социаль төркемнәр белән эшләү үзенчәлекләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән. Форумда район бүлекләренең юл карталарын эшләү, шулай ук социаль әһәмиятле проектларны яклау булачак.
Форумда Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәкләр һәм иреклеләр берләшмәләре вәкилләре, мәдәният өлкәсе вәкилләре катнаша ала.
Бәйләнеш:
+79600658014 Адилә Насипова, администратор