Фәнис Яруллинның тууына 75 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль хәтер кичәсе үткәрелә

2013 елның 27 феврале, чәршәмбе

2013 елның 4 мартында Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 75 ел тулуга багышланган “Мин кайтырмын сезгә яңадан” дип исемләнгән әдәби-музыкаль хәтер кичәсе үткәрелә. Әлеге чарада Фәнис Яруллинның тормышыннан һәм иҗатыннан алынган вакыйгалар, истәлекләр сөйләнер, сәхнә әсәрләре күрсәтелер, шигырьләре һәм популяр җырлары яңгырар дип көтелә. Кичә Г.Камал театрында узачак.

Башлана: 18.30.

Керү ирекле.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International