"Мәдәният" милли проекты кысаларында Биектау районында Чернышевка авылы китапханәсе үз ишекләрен ачты. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова катнашты.
2019 елда районның Үзәк китапханәләр системасы федераль бюджеттан 5 млн. сум күләмендә финанс ярдәме алды. Модель китапханә тиз йөрешле интернет белән җиһазландырылган интеллектуаль үзәк, фәнни һәм сәнгати эчтәлектәге заманча мәгълүмати ресурсларга, вакытлы матбугатның цифрлаштырылган коллекцияләренә үтеп керү мөмкинлеге булды. Аларда НЭБКА керү нокталары, мультимедиа ресурсларын комплектлау, шулай ук заманча һәм уңайлы тирәлек булдыру каралган. Биредә дискуссия клублары, консультация пунктлары һәм яшь төркемнәре өчен лекторийлар актив эшләячәк.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен керү юлында пандус һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен махсус бокслар урнаштырылган, буккроссинг киштәсе барлыкка килгән. Быел китап фонды 2 меңнән артык китапка яңартылды. Бүгенге көннән китапханә хезмәткәрләре балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүдә кызыклы чаралар: иҗади ринглар, әдәби караоке һәм лекцияләр - перфоманслар уздыра алачак.
Чернышевка авылы китапханәсе- Татарстанда өченче яңартылган китапханә. Моңа кадәр модель китапханәләргә Спас һәм Арча районнары ия булды.