22 февральдә Чабаксар шәһәренең Я.Ухсай исемендәге Мәдәният йортында Татар мәдәнияте көне узды.
Чарада Чувашстан Республикасының мәдәният һәм архив эше министры Вадим Ефимов, Чувашстан Республикасы татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Кыям Пахалов, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының муниципаль мәдәният учреждениеләре белән хезмәттәшлек һәм халык иҗатына ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Раилә Гатауллина катнашты.
Мәдәният көне кысаларында Комсомол районының “Урмай мәгълүмати-мәдәни үзәге” муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенең “Мишәр” ансамбле, татар һәм чуваш эстрада җырчылары чыгыш ясады.
Тамашачылар өчен Мәдәният йорты фойесында татар китаплары, милли ризыклар, музыка һәм сувенир эшләнмәләре тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте