Татарстанның Табигать тарихы музеенда ташны уеп ясалган сәнгать әсәрләре күргәзмәсе ачыла. 26 февральдән эшләячәк “Ташка мәхәббәт” дигән күргәзмәдә Урал осталары эшләре, шулай ук Туваның күчмә кабиләләре һөнәрчеләренең традицион алымнар белән таштан эшләнгән сәнгать үрнәкләре күрсәтелгән. Әсәрләрнең уртак темасы – хайваннар патшалыгы.
Күргәзмәгә керү ирекле.
Элемтә өчен: 567-80-37 (35) – Алсу Сафина, tabigat06@mail.ru.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте