Татарстан Республикасы Милли музеенда “Аждаһалар” дип аталган интерактив күргәзмә ачылды

2013 елның 25 феврале, дүшәмбе

23 февральдә Татарстан Республикасы Милли музеенда “Аждаһалар” дип аталган интерактив күргәзмә ачылды. Аның экспонатлары –  йөри торган роботлар.

Аларның һәрберсе – аждаһаның кечерәйтелгән моделе. Җыелган хәлдә экспонатларның уртача озынлыгы 4 метр, биеклеге 2 метр, ә киңлеге 1,5 метр тәшкил итә. Алар, күбрәк ышандыру өчен, хәрәкәт итү генә түгел, куркыныч ырылдау тавышлары да чыгаралар.  

Күргәзмә интерактив форматта тәкъдим ителә, ягъни тамашачылар пассив тыңлаучылар һәм караучылар гына түгел, алар турыдан-туры вакыйгаларда катнашучылар да. Роботларны карап, экскурсия тыңлаудан тыш, кунаклар махсус стендларда бирелгән төрле уеннар уйнап, бик күп мавыктыргыч яңа нәрсәләр белә ала. “Аждаһалар” күргәзмәсе төрле халыкларның тарихы һәм риваятьләре белән танышырга мөмкинлек ача.

Кечкенәләр өчен уеннар уздырыла.

Аждаһалардан тыш, күргәзмәдә тагын төрле чорда яшәгән тарихи шәхесләрнең һәм мәшһүр затларның балавыздан ясалган сынчыклары куелган.

Күргәзмә 23 февральдән 26 майгача, көн саен 10 нан 19 сәгатькәчә  эшләячәк.

Элемтә өчен: 292-89-84.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International