Казан дәүләт консерваториясе Россия тарихында беренче буларак уздырыла торган мульти-спорт чарасы – 2013 елгы Универсиадага багышланган проект тәкъдим итә. Югары уку йорты әзерләнгән үзенчәлекле бүләк – «UNIFEST-2013» фестивале 26 февральдә ачылачак һәм Универсиада башланганчы дәвам итәчәк. Чараның программасында Казан консерваториясенең талантлы яшь башкаручылары, кызыклы иҗат коллективлары катнашында концертлар каралган.
Мәгълүмат өчен телефон һәм электрон адрес: +79503140067, nagornova.aleksandra@mail.ru.