Бүген, 22 февраль көнне 19 сәгатьтә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Татарстанның Халык, Россиянең Атказанган артисты Рауза Хәйретдинованың юбилей кичәсе узачак.
Рауза Котдүс кызы Хәйретдинова иҗат юлын 1948 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында башлый. Театрда иҗат иткән еллары дәвамында Рауза Хәйретдинова барлыгы 120 сәхнә образы тудырган.Музыкаль спектакльләрдә башкарган рольләре белән ул киң танылу ала, тамашачының хөрмәтен һәм мәхәббәтен яулый. Сирәк очрый торган күренеш – җырлау сәләте һәм югары башкару осталыгына ия булуы нәтиҗәсендә «Зәңгәр шәл»дә (К.Тинчурин) ул тудырган Мәйсәрә, «Казан сөлгесе»ндә (К.Тинчурин) – Мөршидә, «Галиябану»да (М.Фәйзи) – Галиябану, «Шәмсекамәр»дә (М.Аблиев) – Разыя рольләре актерлык эшләренең алтын фондына кергән.
Юбилей кичәсе программасында спектакльләрдән өзекләр, дуслары һәм хезмәттәшләре котлавы. Кичәнең режиссеры – Илдар Хәйруллин.
Мәгълүмат өчен телефоннар: +7-9274-40-70-70, (843)293-52-50, 293-83-18.
Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте