2 мартта «МИР» кинотеатрында «Без яраткан мультфильмнар!» дигән проект башлана

2013 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

«Татаркино» һәм «Юмор ФМ» радиосы  «МИР» кинотеатрында “Без яраткан мультфильмнар!” дигән проект тәкъдим итә.  

Гаилә сеанслары мартның өч шимбәсендә 16.00 дән 18.00 гә кадәр дәвам итәчәк. Һәр шимбә саен – яңа мультфильмнар. Һәр көн саен  – «Юмор ФМ» радиосында билетлар уйнатыла!

Яхшы кәеф һәм балалар елмаюлары марафоны 2 мартта башлана.  Премьера көнендә – «Әкият» гаилә кафесыннан тәм-томнар.

Тулырак мәгълүмат www. kinoteatr-mir.ru www.90-2.ru сайтларында.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International