«Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте шул ук исемдәге Яшьләр эксперементаль театры булдыру турында игълан итә

2013 елның 20 феврале, чәршәмбе

«Созвездие-Йолдызлык»  фестиваль хәрәкәте шул ук исемдәге Яшьләр эксперементаль театры ачу турында игълан итә.  

Әлеге проектка Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән старт бирелде. Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә 2012 елда фестиваль хәрәкәтенә Казан шәһәренең Гладилов урамында урнашкан тарихи бина –  сәүдәгәр Алафузов йорты тапшырылды.   

«Созвездие-Йолдызлык» театры  профессиональ театр буларак төзелә.   Театрның режиссеры  итеп озак еллар дәвамында Россиянең төрле театрларында актер һәм режиссер булып эшләгән  Эдуард Сажин билгеләнде.

Театрның беренче спектакле 25 февральдә 14 сәгатьтә булачак.  Артистлар Михаил Бартенев пьесасы буенча куелган «Иван дивана һәм кулны пешерә торган алтын турында» дигән хәйрия спектакле күрсәтәчәкләр. Тамаша балалар йортларында тәрбияләнүче сабыйлар һәм Казанның Киров районы мәктәп укучылары игътибарына тәкъдим ителәчәк. 

Элемтә өчен: 8 9272 400017, 8 9274 128275 shigabetdinov.pr@gmail.com
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International