Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән узган XVI Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасы лауреатлары һәм махсус призларына ия булучылар билгеләнде.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елгы фестиваль ябык форматта узды. Конкурс шорт-битенә 52 картина сайлап алынган иде. Халыкара жюри әгъзалары төп конкурс номинацияләрендә түбәндәге фильмнарны һәм кино әһелләрен бүләкләү турында карар кабул иттеләр:
- «Иң яхшы уен фильмы» өчен Гран-при - режиссер Ван Цзин, «Город Чанфэн» (Кытай);
- «Тулы метражлы уен фильмының иң яхшы режиссеры» - Марина Эр Горбач, Мехмет Бахадыр Эр, «Омар и мы» (Төркия);
- «Тулы метражлы уен фильмына иң яхшы сценарий» - Ган-Очир Энебиш, «Помни меня» (Монголия);
- «Тулы метражлы уен фильмының иң яхшы операторы» - Акшай Индикар, «Хроники космоса» (Һиндстан);
- «Тулы метражлы уен фильмының иң яхшы актеры» - Джем Бендер, «Омар и мы» (Төркия));
- «Тулы метражлы уен фильмының иң яхшы актрисасы» - Елена Сусанина («Керосин» фильмы, Россия) һәм Меруерт Саббусинова («Мәрьям» фильмы, Казахстан);
- «Иң яхшы кыска метражлы уен фильмы» - «Ты здесь» (Россия, режиссеры Орхан Абулов, продюсер Елена Бутенко-Райкина);
- «Иң яхшы документаль фильм» - «Прогресс в долине незнающих людей» (Германия, режиссер Флориан Кунерт, продюсерлар Флориан Кунерт, Штефан Гьерен, Сара Шрайер).
«Милли конкурс» номинациясенә аерым нәтиҗәләр ясалды, анда Татарстанда яки республика белән копродукциядә төшерелгән фильмнар, шулай ук Татарстан турында фильмнар сайлап алынды. «Иң яхшы милли фильм» дип режиссер Илшат Рәхимбайның «Әпипә» фильмы аталды.
Иң яхшы милли документаль фильм булып Солтан Сөнгатуллинның «Танцуй в Углу», ә иң яхшы кыска метражлы фильм дип - Элина Касыймованың «Шла, шла и увидела» фильмнары аталды, ә балалар өчен иң яхшы милли фильм —Сергей Киатровның "Ревизские сказки" проекты.
Фестивальнең партнеры — «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме тарафыннан гамәлгә куелган «Ислам дөньясында мәдәниятләр диалогы өчен» дигән махсус приз «Босоногий бегун» (Кыргызстан, режиссер - Мирлан Абдыкалыков) картинасына бирелде. Моннан тыш, стратегик караш төркеме дипломнары белән «Автобус» (Таҗикстан, режиссер Абдулхай Закиров) һәм «Семья Десранес» (Буркина Фасо, режиссер Аполинн Траоре) фильмнары бүләкләнде.
«Кино сәнгатендә гуманизм өчен» Татарстан Республикасы Президенты призы «Запрещенные дети» (Россия, режиссер — Евдокия Москвина) картинасына тапшырылачак.
Казан шәһәре Мэрының призы белән «История одной фотографии» « (Россия, режиссер Салават Юзеев) тасмасы билгеләп үтелде.
Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле уза. Форумның тематикасы - гомумкешелек рухи-әхлакый, гаилә кыйммәтләре, мәдәни традицияләр, тынычлык, түземлек һәм гуманизм идеяләре.
Фестивальне оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Россия мөфтиләр советы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе. Фестивальнең партнеры — «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме.
Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.
Рәсми сайт: kazan-mfmk.com