«100% Татарстан» интеллектуаль эшлекле проект эфирында мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар

2020 елның 5 сентябре, шимбә

5 сентябрьдә «100% Татарстан» исемле  күләмле онлайн-чара барышында әйдәп баручы экспертлар лекцияләр, презентацияләр үткәрде, «мәдәният» юнәлеше буенча панель дискуссияләр һәм дебатларда  фикер алышты.

«100% Татарстан» интеллектуаль эшлекле мәйданчык эфирының җиденче көне, спорттан тыш, Татарстан мәдәниятен үстерүгә, кеше капиталын булдыруда мәдәниятнең роленә, милли мәдәниятне кызыклырак итүгә, диалог, тотрыклылык һәм куркынычсызлык культурасына, Татарстан Республикасы тарихи җирлекләренең тотрыклы үсешенә, халыкларының үзенчәлекле мәдәниятенә, шәхси музейларның һәм шәхси инициативаларның төбәкнең мәдәни тормышындагы роленә багышланган иде.

Россия Федерациясе Мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, шулай ук Мария театрының генераль директоры Валерий Гергиев, хореограф, «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов кебек сәнгать өлкәсендә танылган мәдәният эшлеклеләре һәм экспертлар мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә бүгенге көннең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты.

«Татарстан Республикасы тарафыннан этник мәдәни традицияләрне саклау һәм популярлаштыру буенча зур тәҗрибә тупланган, ул күпмилләтле регионның гармонияле үсеше нигезендә ята. Бүген республика авыл клубларын һәм мәдәният объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау, дөньякүләм дәрәҗәдәге масштаблы мәдәни чаралар уздыру, цифрлы технологияләрне кулланылышка кертү, заманча  яшьләр проектларын гамәлгә ашыру буенча лидерлар рәтендә. Бүген мәдәният – ял итү  һәм буш вакытны уздыру гына түгел, ул - фикерләү ысулы, дөньяны, тарихны, бүгенгене, киләчәкне танып белү ысулы, тирә-юньдә рухи киңлек булдыру чарасы. Үзара ышаныч, мәдәният, сәламәтлек, яшәү рәвеше мәдәният һәм сәнгатьнең тар куллану өлкәсе булудан туктавын, аларның иҗтимагый тормышның барлык социаль процессларына җәлеп ителүен күрсәтә», – дип мөрәҗәгать итте тамашачыларга Россия Федерациясе Мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова.

«Кеше капиталы үсешендә мәдәниятнең роле» панель дискуссиясендә катнашучылар мәдәниятнең кеше потенциалын үстерүгә нинди йогынты ясавы турында фикер алыштылар. «Без теге яки бу территориянең мәдәният учреждениеләре инфраструктурасы турында сөйлибез. Мәдәниятне инфраструктура элементы, территорияне сыйфатлы тотрыклы үстерү гаранты буларак карарга мөмкин. Әмма икенче яктан, ул – җитештерү өлкәсе. Без мәдәниятнең кеше капиталын формалаштырудагы роле турында сөйләшкәндә, кешелек капиталының иң мөһим кыйммәте – аның фикерләү киңлеге, альтернатив юлларны күрү мөмкинлеге икәнлеген аңларга кирәк. Мәдәният һәм сәнгать - кешенең киң фикерләү горизонтын саклап калырга һәм «тапталган» мөнәсәбәттә булмаска мөмкинлек бирүче мохит ул», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова.

Панель дискуссияләрнең тагын берсе  диалог культурасына багышланган иде.

Чара барышында шулай ук Татарстан Республикасы оешуның 100 еллыгына багышланган «Рерихтан Кандинскийга кадәр» дигән күргәзмә, «Татарстан Республикасы халыкларының үзенчәлекле мәдәнияте» темасына мастер-класслар, шулай ук Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Казан дәүләт яшь тамашачы театры, Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры һәм Казан опера театры буенча онлайн-экскурсияләр оештырылды.

«100% Татарстан» онлайн-чарасы 10 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасының Инвестицияле үсеш агентлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International