Казан хореография училищесы «Балет сәнгате» һәм «Бию сәнгате» белгечлекләре буенча укытуга гаризалар кабул итә башлый.
«Балет сәнгате» белгечлеге буенча башлангыч гомуми белем базасында (4 сыйныфтан соң) уку 7 ел 10 айга каралган; «Бию сәнгате» белгечлеге буенча төп гомуми белем бирүнең 7 сыйныфы базасында (7 сыйныфтан соң) уку 4 ел 10 айга каралган. Гаризалар 20 февральдән 30 майга кадәр кабул ителә (эш көннәрендә: 10.00 – 16.00, шимбә көнне: 13.00 гә кадәр).
Училищеның адресы: К.Маркс урамы, 63/25 Телефоннар: 2366551, 2366581
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте