15 февральдә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Халык артисты Илһам Шакировка 78 яшь тулды.
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә мәшһүр җырчының туган көне уңаеннан зур концерт була. Анда Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы дәүләт рус халык уен кораллары оркестры, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, Зилә Сөнгатуллина, Римма Ибраһимова, Резедә Галимова, Георгий Ибушев, Фердинант Сәлахов, Рамил Миндияр һәм башкалар катнаша.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте