Яшь рәссамнарның «Мин рәсемне Шишкин кебек ясыйм» дигән IX республика конкурсы игълан ителде

2013 елның 15 феврале, җомга

25 гыйнварда, рәссам Иван Шишкинның туган көнендә, Яшь рәссамнарның «Мин рәсемне  Шишкин кебек ясыйм» дигән IX республика конкурсы башланды. Конкурсның темасы – “Урмандагы барлык төсләр”.  Оештыручылары – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы.

2013 ел Россиядә Әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Шуңа да әлеге конкурс урман темасына багышлап уздырыла.  

Конкурста Татарстан Республикасының сәнгать мәктәпләре укучылары катнаша ала. Аларның эшләре, балаларның яшьләренә карап өч төркемгә бүлеп (8 - 10 яшь; 11 - 13 яшь; 14 - 16 яшь), 2013 елның 1 апреленә кадәр кабул ителә.

Җиңүчеләргә һәр категориядә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылачак. Конкурсны оештыручыдан, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгыннан гран-при һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасыннан бүләк каралган. 

2013 елның 15 апреленә кадәр конкурска йомгак ясалачак. Жюриның конкурска ясаган йомгаклары, шулай ук җиңүчеләрнең эшләре Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы сайтында урнаштырылачак.  www.elabuga.com

Тулырак мәгълүматны  8(8557) 7-53-02 телефоныннан шалтыратып белешә аласыз.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International