Кичә Казан Кремле территориясе уен мәйданчыгына әверелде. Башкалабыз балалары бик теләп мавыктыргыч акциядә катнаштылар. Г.Кариев исемендәге театр актерлары аларны «Капка», «Йөзек салыш», «Кишер-кубыста», «Яулык салыш», «Сукыр тәкә», «Түбәтәй» һ.б. халык уеннары белән таныштырды, «Uen Fest» символикасы төшерелгән футболкалар ясау буенча мастер-класслар үткәрде һәм балаларга популяр спектакльләрдән яраткан персонажларын ясарга тәкъдим итте. Иң яхшы рәсем авторы бүләк — «Хикмәт әкиятләре» куелышына чакыру билетлары алды.
Исегезгә төшерәбез, I Uen fest фестивале 1 августта старт алды. Республиканың әйдәп баручы театрлары актерлары, мәдәният йортлары хезмәткәрләре, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары, Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре беренчеләрдән булып яраткан халык уеннарын уйнады, моны видеога яздырды һәм #уенфест хештэгы белән үз учреждениеләренең социаль челтәрләрендә урнаштырды.
Фестивальдә катнашу өчен бөтен республикадан ишегалды командалары чакырыла, катнашучыларның яше чикләнмәгән.
Фестивальнең белем бирү программасы да планлаштырылган: педагоглар һәм психологлар уенның үсеп килүче буынны тәрбияләүдәге әһәмиятен аңлатачак.
2021 елның 1 маенда Uen fest фестиваленең конкурс өлеше старт ала. Республиканың барлык ишегаллары арасында традицион милли уеннар конкурсы игълан ителәчәк. Видеоязмалы заявкаларны эксперт жюри бәяләячәк, ул 30 майда финалистларны сайлап алачак. Иң яхшыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.