Ф.И.Шаляпин исемендәге XXXI Халыкара опера фестивалендә Мария театрының (Санкт-Петербург) Яшь җырчылар академиясе солистлары чыгыш ясаячак. Яшь йолдызлар катнашында концерт Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында 14 һәм 15 февральдә булачак.
Мария театры Академиясенең сәнгать җитәкчесе Лариса Гергиева Казанга 11 яшь җырчы алып килде. Болар: Лилли Йорстад, Виктор Коротич, Гелена Гаскарова, Михаил Колелишвили, Анна Кикнадзе, Мария Баянкина, Дмитрий Воропаев, Екатерина Сергеева, Андрей Серов, Екатерина Морозова һәм Мария Соловьева.
Элемтә өчен телефоннар: +7 843 231-57-32, +7 950 320 8866 (Елена Остроумова), +7 927 4128275 (Жанна Мельникова), www.kazan-opera.ru.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте