Иртәгә, 29 август көнне, 10.00 сәгатьтә (Каюм Насыйри урамы, 26) «Алтын хәситә» халыкара конкурсының финалы узачак.
Конкурсны оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Таткультресурс үзәге.
Чараның хэдлайнерлары: Эльмира Кәлимуллина, Артур Минһаҗев, Айдар Рәкыйпов, Динә Хисанбиева.
«Алтын хәситә» конкурсы төрле халыкларның милли мәдәниятенә кызыксынуны формалаштыру максатыннан үткәрелә һәм милли стильдә заманча кием дизайнерларының соңгы эшләнмәләрен күрсәтү өчен халыкара мәйданчык булып тора. Шулай ук мәдәни мирасны саклау механизмы буларак милли костюм традицияләрен ныгытуга ярдәм итү, милли киемнең иң яхшы үрнәкләре турында массакүләм җитештерү индустриясенә хәбәр итү формаларын һәм методларын эзләү дә күздә тотыла.
Конкурста катнашу өчен иҗат коллективлары, остаханәләр, үзәкләр, һөнәрчелек йортлары һәм мода театрлары, шулай ук шәхси осталар, рәссам-модельерлар, урта һәм югары уку йортларының иҗади укучылары һәм педагоглары, гомумән, костюм традицияләрен саклап калу һәм үстерү өчен борчылган барлык кешеләр дә гариза бирде. Барлыгы 128 гариза килгән, шуларның 4се –Германия, Казахстан, Нидерланд һәм Үзбәкстаннан. Финалга 29 катнашучы чыкты.
Конкурсны үткәрү урыны: Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы (якынча 26 йорт янында)
Аккредитация өчен телефон: 89050251635, tatcultgrant@mail.ru Гүзәл Сибагатуллина