"Легкие крылья" урам театры 30 августта "Этно" спектакленең премьерасын тәкъдим итә

2020 елның 28 августы, җомга

"Легкие крылья" урам театры 30 августта 19.00 сәгатьтә Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында "Этно" спектакленең премьерасын тәкъдим итә.

Оештыручылар сүзләренә караганда, бу карнавал уены һәм үзенчәлекле ритуал белән баетылган гаҗәеп тамаша. Граффити сәнгате  мәгарә язмаларына әйләнә, геройлар рухлар дөньясы буйлап сәяхәт итә, ә җанлы вокал мәйданчыкны үзенчәлекле энергия белән тулыландыра.

"Этно" пандемиядән соңгы дөньяны өйрәнә. Миф тамашачылар күз алдында һәм еш кына аның ярдәмендә дә төзелә. Спектакль чорлар арасында бәйләнешне торгызырга һәм үзгәргән тормышны аңларга булыша.

Урам театрының төрле милләттән булган актерлары шәхси тарихлары аша үз этнослары турында уй-фикерләрен җиткерә, тамашачыга алар төрле мәдәниятләр мозаикасы итеп тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International