29 августта Казанда «Сүзләр һәм музыка» дигән мелодекламация конкурсының финал этабы узачак

2020 елның 28 августы, җомга

29 август көнне 17:00 сәгатьтә Казанда «Ак чәчәкләр» бульварында ТАССРның 100 еллыгына һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Сүзләр һәм музыка» дигән мелодекламация конкурсының финал этабы узачак.

Конкурска 100дән артык иҗади эш кабул ителгән. Әгәр беренче этапта шагыйрьләр музыка аккомпанементы астында шигырьләр сөйләсә, финал этабындагы 20 катнашучыга DJ NICKY VIBE треклары астында музыкаль-шигъри баттлда көч сынашырга туры киләчәк.

Иң яхшы конкурсантлар акчалата сертификатлар һәм призлар белән бүләкләнәчәк. Жюри составында Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать вәкилләре бар:

  • Илья Славуцкий – Татарстан Республикасының халык артисты, В. И. Качалов исемендәге театр актеры,
  • Зөлфия Вәлиева – Татарстан Республикасының атказанган артисты, театр һәм кино актрисасы,
  • Луиза Янсуар - шагыйрә, тәрҗемәче, Ш. Камал музей-йорты директоры,
  • Рузилә Сафина – продюсер, режиссер, "Акчарлак" Нәшрият йорты директоры,
  • Антон Боровиков - язучы, тәрҗемәче, «LeBo Project» хикәяләр җыентыгы авторы.

«Сүзләр һәм Музыка» проекты авторы, танылган алып баручы – Тимур Акулов.

Кичәнең хедлайнерлары: «ЖИВаGO» төркеме, «НасТроение» триосы, «Казан егетләре»

Белешмә өчен: Мелодекламация - сәнгатьнең синтетик төре, анда шигърияттәге хис-кичерешләр музыка ярдәмендә көчәйтелә. Мелодекламацияләр конкурсы Казанда икенче тапкыр үткәрелә. Беренче тапкыр конкурс 2019 елда узды.

89375269169, Диләрә Фәррахова, 5269169@mail.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International