30 августта Татарстан Республикасы Милли музеенда «Борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр Татарстан тарихы» дип исемләнгән экспозиция ачыла.
2020 елда, Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы һәм Татарстан Республикасы Милли музееның 125 еллыгы елында, республиканың иң зур музеенда яңа экспозиция оештыру эшләре ахырына якынлашты.
Зур мәйданны алып торган (3 мең кв. метрдан артык) экспозиция борынгы төбәк халкының эволюцион процессларын, татар халкының формалашу һәм үсеш этапларын, Гомумроссия тарихы контекстында мөһим тарихи чорларны чагылдыра, Татарстан турында Россиянең алдынгы регионнарының берсе буларак сөйли.
Татарстан Республикасы Милли музееның яңа экспозициясен булдыру өчен шактый тикшеренү эшләре таләп ителгән. Беренче чиратта, XVI–XVII гасырлардагы төбәк тарихы, XIX-XX гасыр башларында татар һәм рус мохитендәге социаль-икътисади һәм мәдәни-агарту процесслары белән бәйле темаларны ачарга кирәк булган. Совет чорын һәм советтан соңгы унъеллык вакыйгаларына яңача якын килгәннәр. Экспозицияне фәнни проектлау барышында музей республиканың алдынгы галимнәре һәм фәнни-тикшеренү учреждениеләре белән актив хезмәттәшлек иткән.
Татарстанның төп музееның даими экспозициясен ачу республиканың мәдәни тормышында өр – яңа үсеш этабы булып тора, чөнки хәзер иң кыю мәдәни-белем бирү, күргәзмә һәм нәшрият проектларын гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр шактый киңәйде.
Матбугат хезмәте: +7 (843) 292-32-18
Безнең сайт: tatmuseum.ru