Кайгы уртаклашу

2020 елның 28 августы, җомга

68 нче яшендә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Мөдәррис Вәлиев вафат булды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, күренекле  татар шагыйре, әдәби тәнкыйтьче, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөдәррис Харис улы Вәлиев вафат булу сәбәпле, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Белешмә өчен: Мөдәррис Харис улы Вәлиев (әдәби тәхәллүсе — Салих Маннапов) 1953 елның 30 маенда Татарстан АССРның Әлки районы Яңа Камка авылында туа. Казан университетын тәмамлый (1976 ел).

1976-1979 елларда «Татарстан яшьләре» газетасы корреспонденты, бүлек мөдире.

1979-1989 елларда «Казан утлары» журналының өлкән мөхәррире, җаваплы сәркатибе, баш мөхәррир урынбасары.

1989-1992 елларда Татар китап нәшриятының баш мөхәррире.

1992-2009 елларда «Мәгариф» ТР Милли китап нәшрияты директоры.

Мөдәррис Вәлиевнең әдәби тәнкыйть өлкәсендәге беренче җитди басмалары республика матбугатында 70 нче еллар азагында пәйда була. 1984 елда Татарстан китап нәшриятында аның «Сезгә ышанам» исемле беренче китабы басылып  чыга. Дүрт елдан соң икенче китап («Тамыр тирәнлеген яфрак тоя», 1988), аннары рус телендә сайланган тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы («Возвращение Звезды», 1992) дөнья күрә. 2003 елда аның «Гамәл дәфтәре»  дигән китабы бастырыла.

Матбугат, мәгариф һәм әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен Мөдәррис Вәлиев «ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә (1989) һәм М. Җәлил исемендәге республика премиясенә лаек була (2003).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International