«Солхат утлары» күчмә күргәзмәсен ачу тантанасы 2020 елның 28 августында 16.30 сәгатьтә Татарстан Халыклар дуслыгы йортының күргәзмәләр залында (Павлюхин ур., 57) Кырым Республикасының рәсми делегациясе катнашында булачак.
«Солхат утлары» төбәкара проекты — Кырым һәм Татарстанның сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгатенә багышланган күчмә күргәзмә-форум.
Чараның төп максаты - ике республика территориясендә дә һөнәрләрнең һәм халык иҗатының сирәк төрләрен саклап калу, кул хезмәтенең кыйммәтләрен торгызу, үсеп килүче буынның игътибарын халык мәдәнияте чыганакларына җәлеп итү.
Күргәзмә-форум Кырым Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
Экспозициядә Кырым сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать төрләре һәм техникалары тәкъдим ителгән. Экспозицияне булдыруда Кырымның төрле һөнәри берләшмәләре һәм иҗади оешмаларыннан 50 дән артык рәссам һәм оста катнашкан.
Белешмә өчен: «Солхат утлары» төбәкара проекты Кырымның көнчыгыш өлешендәге Иске Кырым шәһәре территориясендә урнашкан Кырым ханлыгы башкаласы исемен йөртә. «Солкат» топонимы (Солхат, Солгат) көнчыгыш, көнчыгыш як дигәнне аңлата. Күп гасырлык тарихында шәһәр үз исемен күп тапкырлар үзгәрткән (Кырым, Солхат, Иске-Кырым, Левкополь һ.б.).
Иң борынгы традицияләрдә эшләүче рәссамнар һәм декоратив-гамәли иҗат осталарының күчмә күргәзмәсен үткәрү идеясе нәкъ менә Иске Кырым шәһәрендә барлыкка килгән.
Халыклар дуслыгы йорты (Павлюхин ур., 57)