Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Актаныш районы авылларында яшәүчеләрнең җыеннарында катнашты

2013 елның 13 феврале, чәршәмбе

12–13 февральдә Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Актаныш районы авылларында яшәүчеләрнең 2012 елда икътисадый үсеш йомгакларына һәм 2013 елдагы бурычларга багышланган җыеннарында катнашты.

Җыеннар Татар Суыксуы һәм Пучы авылларында узды.

Министр Минтимер Шәймиевнең музей-йортында, Татар Суыксуы авылының табиблык амбулаториясендә булды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International