«Наше время - Безнең заман» фестивалендә җиңүчеләр Республика көне уңаеннан концерт күрсәтә

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясе эгидасы астында үткәрелә торган торган "Наше время - Безнең заман" эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале җиңүчеләре һәм лауреатлары  30 августта, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә, чыгыш ясаячак.

Эшче яшьләр катнашындагы традицион бәйрәм концерты Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда узачак. Ике сәгатькә исәпләнгән чара  13:00 сәгатьтә башлана.

Концерт катнашучылар парады белән башланып китә. Аннан соң «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, «Казан дәүләт дары заводы» ФКП, «Горбунов исемендәге Казан авиация заводы» ҖЧҖ,  «Аммоний» АҖ, «КЭТЗ» АҖ, «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ, «Казан вертолет заводы» ГАҖ; «КАМАЗ» ГАҖ; «Татнефть» ГАҖ; «Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ, «Казаноргсинтез» ГАҖ, «Таттелеком» ГАҖ; республиканың муниципаль районнарыннан мәгариф бүлекләре хезмәткәрләре үзләренең иң яхшы номерлары белән  чыгыш ясаячак.

Концерт программасы киң даирә тамашачыга исәпләнгән. Республика көненә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган номерлар татар һәм рус телендә әзерләнгән.

Керү ирекле.

Исегезгә төшерәбез, «Наше время - Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты фестивале эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга, эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән. Ул дәүләт социаль-әһәмиятле проект булып тора һәм коммерция максатларын күздә тотмый.

Быел фестиваль республикабыз өчен әһәмиятле ике датага - ТАССРның 100 еллыгына һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International