Мәскәүдә каты яңгыр яву сәбәпле, Третьяков галереясы бинасы түбәсеннән су үткән, дигән хәбәр килде.
Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта анда ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее тупланмасыннан «Казан шедеврлары. Рерихтан алып Кандинскийга кадәр» экспозициясе тәкъдим ителә. Көмеш гасыр һәм рус авангарды әсәрләре күргәзмәсе ТАССРның 100 еллыгына багышланган.
Третьяков галереясы вәкилләре мәгълүматларына караганда, уникаль коллекция зыян күрмәгән.